Тэтимол 2015

КОРБАН «жертва; жертвоприношение; (корбан балык ) лещ» > чув. кăрпан (татарчага бик охшаш әйтелә), хăрпан, удм. курбон «корбан; корбанлык өрәге» < гом. мөселман. қурбан < гар. қурбāн «корбан; Аллага якынаю (чарасы)» сүзеннән, қрб «якынлашу, якын, якынлык» тамырыннан (шуннан ук иске тат. қариб «якын; якынлашкан», әкърәбә «якыннар, дус-иш»). Räsänen 1969: 302.

Корбан сүзенең тат. диал. корман > удм. қурман, корман, мар. хорман > орман ~ каз., к.-балк. һ.б. қурман, қурмал варианты да киң таралган. Шуннан корман айы > корманай шәмсия айларының берсе (октябрь), ә корбан бәйрәме камәрия ае буенча үткәрелә.

Корбан балыгы каны түгелмәгәнлеге өчен «корбан ителгән».

Дерив.: корбанлык.



Предыдущая статья            Следующая статья