Тэтимол 2015

КОРА-У диал. (Тумашева 1992: 129) «составлять (из лоскутьев); составлять, соединять (вообще)» < гом. кыпч., үзб., уйг. қура-, хак. хура-, төркм. ғура- id. ~ иске монг. quri-ja id. ~ бор. төрки quvra «җыелу», quvraγ «(изге) җыен». М. Рясянен (Räsänen 1969: 302) бу сүзләрне фин. kuro- «кишәрләрдән җыю» сүзе белән чагыштыра. Г. Рамстедт исә кор < кур «түгәрәк» сүзеннән чыгара. К. ш. ук ЭСТЯ VI: 157–158. Чаг. Кор-у.



Предыдущая статья            Следующая статья