КОРАБ «корабль». Бу сүзне революциядән соңгы матбугат телендә русчага охшатып, русчадан дип белеп шулай яза башладылар, хәлбуки революциягә кадәрге тат. яз. әдәбиятта бу сүз (к. Будагов II: 119) کراب = кәраб дип язылган. Бу сүз русчадан алынмаган һәм аны кораб дип язу (моны ничек укырга икән?), русча әйтмешли, «безобразие». К. Кәрап. |