Тэтимол 2015

КОР I, қур, қор (ЗДС: 415, 427; БТДҺ: 203) «пояс; круг сверстников; хоровод; круг играющих» < гом. төрки (Радлов II: 916; ДТС: 167 һ.б.), чыгт. қур «билбау; яшьтәш; (билгә тагылган) корал; дивар, койма; вакыт, чор», бор. уйг. quur, бор. төрки qur «билбау; чин (бу мәгъ. «билбау, кәмәр, каеш» мәгънәсенә бәйле: билбау чинга, дәрәҗәгә карап төрлечә булган), чират, тезем». Гомумән *kur ~ *kor күп телләрдә очрый; грек. xor «хор, уен түгәрәге», гар. кур «шар, түгәрәк». Чаг. шумер. кур, гур «түгәрәк кирмән». Г. Рамстедт төрки-монг. қур ~ күр сүзен кор. korii «кыршау» сүзе белән дә чагыштыра.

Бу сүз элекке дәверләрдә бик еш кулланылган һәм бик актуаль булган, шунлыктан аның дериватлары да күп: к. Бастаңгыр, Җәйгор, Корак, Кордаш, Коршау, Корын, Курпы, Курчалау, Курчы, Кучты, Кушак. К. Будагов II: 73; Räsänen 1969: 301–302 (тәфсилле); Gombosz: 128; Боровков 1963: 217; ЭСТЯ VI: 152–154.

Дерив.: кор җәргә (КБ) рус. «круг воинов – охранников монарха при походах, выездах и т.п.»



Предыдущая статья            Следующая статья