Тэтимол 2015

КОҢГЫР[қŏңғŏр], коңгырт, себ. (Тумашева 1992: 128, 155) қуңыр «коричневый, красно-рыжий» < гом. кыпч., алт., уйг., угыз. қоңур (башк. (БТДҺ: 153) көңгөр, көңгөрт, нуг., каз., к.-калп. қоңыр, қоңғыр һ.б. вариантлар шактый) «коңгыр», як. хоңор «ачык сары (ат төсе тур.)» < бор. төрки (ДТС: 456) qoŋur «көрән; җирән» һ.б.ш. барча төрки, монг. һәм тунг.-маньч. телләрендә очрый (Пекарский: 3489, Räsänen 1969: 280–281, ССТМЯ I: 411; ЭСТЯ VI: 62–65). Чув. хăмăр ~ башк. қумыр, гаг. қомур «коңгыр» чув. хăмăр һәм як. хомурдуос «коңгыз» сүзе белән баглы шикелле; алт. диал. қоор (> хак. хоор) «кара коңгыр» рус. коурый, каурый, каурка «елтыр кара (ат)» сүзләренең чыганагы булып исәпләнә (к. Аникин: 274). Сүзнең тамыры *коң > *куң; чаг. тат. диал. (ТТАС II) күн сакал «җирән сакал», башк. (БТДҺ: 163) күн туфрак «кызгылт туфрак». Төрки қоңғыр ~ қоңур күп күрше телләргә кергән, к. рус. кангор, конгор «соры кыргый каз», ш. ук «койгыз», хонгор «бурлы җирән ат» һ.б. К. Аникин: 25, 621.



Предыдущая статья            Следующая статья