КОНЫ[қŏнŏ] «росомаха», диал. қыны «рысь; куница» (ТТДС I: 203, 218) ~ башк. қŏнŏ «кондыз», себ., хак., шор. куну, хуну, хак. диал. куна, камаси. kŏnu, кетт. kuone «коны», шор. кунучак id., кырг. қуну «коны; йомшак йонлы кыйммәтле тире; йомшак йонлы ат токымы» – шуннан ук рус. куна, куница «сусар» (к. Joki 1952: 192). Räsänen 1969: 300 (уйг., урта төрки qun- «урлап качу» сүзеннән ди). Бор. русларда һәм украиннарда куна «сусар» (тиен шикелле) «акча» мәгъ. йөргән һәм бер дирһәмгә тиң исәпләнгән (к. Фасмер II: 417); металл акчаларның бер ягына көзән рәсеме сугылган (чаг. – Уфа гербындагы сусар). Коны сүзе кондыз белән тамырдаш булырга мөмкин. |