Тэтимол 2015

КОНДЫЗ[қŏндŏз] «бобр, бобёр», «бобровая струя – парфюмерное вещество» (к. киң таралган такмаза: Күктә, күктә ниләр бар? Чуар-ала кошлар бар. Канатында ниләр бар? Кондыз белән җофар бар) < гом. кыпч. қундуз (себ. тат. қундус), «кондыз (җәнлек)», алт. кундус, төркм. гундуз «кама», бор. төрки (МК) qunduz, quntuz «су эте», «кондыз», күрше телләрдә бөтенләй икенче фонетик вариант: чув. хăнтăр < болг. *һŏндŏр > мар. умдыр, ындыр (Саваткова: 222), удм. удор, ундор, кундыр, манси. хонтел «кондыз» (к. Räsänen 1969: 301).

Кондызлар Евразиянең урман һәм урман-дала зоналарында, бигүк салкын булмаган елгаларда яшиләр. Кондыз тиресе һәм кондыз мисеге бор. заманнардан бирле сәүдә әйбере булган һәм шунлыктан бу сүз гар., фар. телләренә дә кергән: гар. қундуз, қундус «кондыз», фар. қундуз «кама, кеш, кондыз; бүрек каймасы, кайма» (мәгъ. күчешләре җәһәтеннән к. Камчат ). Кондыз сүзен гар. теленнән дию (Егоров 1964: 293) дөрес түгел.

Кондыз бор. төрки *куңтургу, безнеңчә, куң (> кŏң) «ис, хуш ис» сүзеннән ясалган (чаг. андыз, балдыз, йолдыз, көндез). Кондыз сүзе бор. төркилек оешкан өлкәдә кондызлар яшәгәнлеген белдерә. Шуның кебек, бор. ирани алиһә Анахитага багышланган язмаларда Воурукаша (Каспий) диңгезе һәм Раха (Идел) елгасы буйларында яшәгән кондызлар искә алына һәм бу факт бор. һинд-ари кавеменең Каспий бассейнында, Идел-Җаек буйларында яшәгәнлеген дәлилли (Гиршман. Иран и миграции индо-арийцев // Этнические проблемы истории Центральной Азии в древности. М., 1981: 140–144).

Урта Азиядәге төрки кондыз (кундуз) кабиләсе (һәм шәһәр исеме) ул кабилә кешеләренең кондызлы, камалы бүрекләре буенча бирелгән булса кирәк (чаг. Каракалпак, Хахул ). Чаг. Кондырлы. ЭСТЯ VI: 146–147; Федотов II: 329.



Предыдущая статья            Следующая статья