Тэтимол 2015

КОМЫК[қŏмŏқ] «кумык; кумыки» –сүзнең этимологиясе бәхәсле; безнеңчә, бор. атаклы идарәче Гази (Кази) Қумуқ исеменнән. Комыклар үзләрен, бор. төркиләрдән үк киләбез, дип язгалыйлар, ләкин комык теле – иң типик кыпч. теле, тат. теленә бик якын. ХIХ г. рус язучыларының комыкларны татар дип атаулары юкка түгел. ХХ г. башларында комыклар тат. әд. телен үз итмәкче булганнар. Velidi: 161, 459 (комыклар бик бор. халык дип бара, бор. кумох дигән халык белән тиңләштерә). Фасмер II: 416 (куман сүзе белән чагыштыра).



Предыдущая статья            Следующая статья