Тэтимол 2015

КОМГАН, (ЗДС: 142) қомқан, қамқан «ритуальный рукомойник, кумган; металлический чайник» > чув. кăмкан, удм. кунган, мар. кулган, хант., манси. хомхан ~ гом. төрки (Радлов II: 1049) қумған, бор. төрки (Поппе 1938: 307; ДТС: 466) qumγan, qumqan, яз. монг. qumаγan ~ башк. (БТДҺ: 198) қумаған «комган, су тәгәче», төрки телләрдән тыш күп телләрдә очрый: Кавказ телләрендә (Абаев I: 651) гогон, гулгун, гунгуме, рус. кумган, кунган, кулган «комган», маньч. хумган «буддистларның изге савыты» һ.б., тат., гом. төрки хум (к.) сүзе белән баглы булырга мөмкин. Федотов I: 252; Аникин: 322; Тимергалин: 253.



Предыдущая статья            Следующая статья