Тэтимол 2015

КОМАЧАУ «препятствие, помеха», миш. (к. Räsänen 1969: 299) кумачан «беспокойство, препятствие» ~ чув. кумачав, мар. кумача «һәртөрле кыенлыклар». Тат. сөйл. комача- «комачаулау» сүзен дә ишеткәнем бар: ул миңа комачады диләр. Ләкин бу сүзнең тарихы сәеррәк, чөнки бүтән Урал-Алтай телләрендә сүз нигезендә о ~ у ŏ авазлары урынына һәрдаим -а- килә: тат. диал. қамачау, башк. (БТДҺ: 184; БҺҺ III: 207) қамасау, қамашау «комачау», каз. қамажау < қамаҗау «камалыш, камау (исем)». Бездән ерак яшәүче эвенклар телендә (ССТМЯ I: 369) камавча- «бозауга имәргә бирмәү, комачаулау», камавчага < камавчаа «бозау авызлы» һ.б. Башк. камашау «камчау» «рожа, экзема, тимрәү» һәм кр.-тат. камача «блокада» сүзләренә караганда, сүзнең нигезе кама-у фигыленә якын. Ләкин -ча, -чау нәрсәне белдерә һәм каян килгән – шунысы томанлы. Чаг. Камчау.

Дерив.: комачаулы, комачаусыз; комачаула-у.



Предыдущая статья            Следующая статья