Тэтимол 2015

КОМАН, куман тар. «куманы, команы; половцы; куны» – древняя народность, жившая в Восточной Европе с начала ХI столетия. Сүзнең төп мәгъ. «ком төсендәге чәчле, сарычын чәчле (к. Сарычын II )» булса кирәк, к. рус. половцы, половец иске рус. половый «салам төсле саргылт» сүзеннән, ш. ук ним. Falben «команнар» ← falbe «саргылт, кола», әрм. һ.б. чыганакларда да «сарылар» – куманнар. З. Вәлиди (Velidi: 163) бу атаманы куманнарның чыннан да саргылт чәчле булуыннан дип раслый, әмма кайберәүләр куманнарның «сарылыгы» шартлы мәгънәдә дип баралар. Хәлбуки саргылт чәчле төркиләр ара-тирә бор. заманнардан бирле булган. Мишәрләрнең бор. куманнардан килүе тур. фараз да ышандырырлык. Чаг. ш. ук Куандык.

Куманнар кыпчакларның бер өлеше яисә кыпчаклаштырылган бер ят халыктан булганнар. Куманнар – «половцы» тур. әдәбият бик ишле. К. История татар II: 459–504; ТЭ V: 296.



Предыдущая статья            Следующая статья