Тэтимол 2015

КОЛЫН[қŏлŏн], диал. колом, колокай, көлкәй, көлөкәй, көлек, көләш, көнәш һ.б. (ТТДС I: 274; БТДҺ: 197) «жеребёнок» < гом. төрки қулун (угыз. ғулун) ~ тат. диал. (ДС I: 92; Тумашева 1961: 152) қонқақ, қонақа қонцақ, чув. хăм ~ монг. хула, хулу, гаг. кули, кулум, хак. хулун id. һ.б. – чыгышы һәм ясалышы бик үк ачык түгел; кŏлан сүзе белән чагыштыру семантик законнарга хилаф, аккад. kudunu «качыр, мул» сүзен тәңгәлләү дә (Joki 1952: 208–209) шик уята.

Колын сүзенең тамыры кŏл < қул, к. югарыдагы мисаллар һәм к. каз. қулуқ тай «колын», эвен. кулуня, хули «бәби». Колынны бәббә дип атау татар-башкортларда да очрый. Палаталь вариантлар (көлкәй һ.б.) иркәләү-ярату варианты буларак, көлек «эш аты» сүзе белән чагыштыру нигезендә ясалган. ЭСТЯ VI: 132–133; Аникин: 319 (әдәбият күрсәтелә); Федотов I: 323–324.

Дерив.: тат., башк. қŏлŏнчақ ~ кырг. кулунчак, нуг., каз. қулыншақ һ.б. (киң таралган); колынла-у (көлөнлә-ү һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья