Тэтимол 2015

КОЛМАК, диал. қоламақ, қоламық, қŏмалақ, кумалак (ДС I: 98), кумнак (Радлов II: 1050), комнак (ТТДС I: 251) «хмель» ~ башк. қŏмалақ id. ~ чув. хумла, хăмла < болг. һумла, һŏмла > мар., удм. умъла, умла, ымыла (к. Саваткова: 221; Насибуллин: 142), венг. humala, komlo id. – бик күп телләргә таралган мәдәни сүз: рус. хмель < бор. слав. хьмель < грек. хоомелι, лат. humulus, бор. герм. humeli (хәз. ним. kummel) id. << шумер-аккад. humel, hml «сыра». К. ш. ук эвенк. коланак, кōлнок «шәрап». К. Егоров 1964: 202; Абаев I: 649; Фасмер IV: 249–250; Räsänen 1969: 299; Kluge: 546.

Рясянен, безнеңчә, мәзәк рәвештә, колмак ~ комлак сүзенең бор. аңлатмасын китерә: әгәр бу үсемлекне кәрапка алсаң, диңгез дулкынлана – комлана башлый, шуңа күрә аны комлак «дулкынлаткыч, хәтта давыл чыгаргыч» дип атаганнар, имеш. К. Ком II.

Һәрхәлдә қомлақ, комалак варианты халык этимологиясендә комла-у, комала-у «дулкынлату, чайкалдыру» сүзеннән дип аңланылуы бардыр инде. Ләкин исерткеч атамалары типологик рәвештә күп халыкларга тарала, ә ком «дулкын» сүзе андыйлардан түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья