Тэтимол 2015

КОЛГАСАР «долговязый» – тат. телендә генә очрый торган бу сүз сәер тәэсир калдыра: -сар кушымчасы гадәттә берәр төрле үсемлек күпләп үскән урынны белдерә торган сүзләр ясый, андый сүзләр адәми затны белдерми (көлемсәр очрагы көл-емсә-р рәвешендә таркатыла). Колгасар сүзе қолға сүзен бор. тат. *кŏлка, кŏлга «колак (үсемлек яфрагы, гомумән чыгынты)» ~ чув. хăлха id. сүзенә нисбәтләүгә дә киртә булып тора.



Предыдущая статья            Следующая статья