Тэтимол 2015

КОЛГАЛАН-У, диал. кылгалан-у «выпустить стебель (о злаках)», «выпустить первые парные листья (о всходах злаковых)» – бу фигыль (тат. телендә генә) төрле сүзләрдән килеп чыккан булса кирәк; беренчедән – себ. (Räsänen 1969: 298) kulγa, колга «уҗым», алт. қулға, қылға «сабак» < бор. төрки (ДТС: 455) qoluŋa «үсенте» > хак. хулга «иген шытымы» һ.б. сүзеннән (Хакасия – төрки игенчелекнең бор. учакларыннан); икенчедән – кылка, кылкан «башак кылчыгы» (к. Кылган ), өченчедән – бор. төрки *қолғақ > чув. хăлха «колак, беренче парлы кыякларның берсе» (чаг. тат. сөйл. колаклану «беренче пар яфрак-кыяк чыгару»). Чаг. ш. ук Колга, Кулга.



Предыдущая статья            Следующая статья