Тэтимол 2015

КОЛАНЫК, диал. (ЗДС: 424) қулануқ «колонок, жёлтый хорёк» ~ башк. (БТДҺ: 168, 211) қылануқ, қыламық id. Кланук варианты – рус сүзеннән кире алынма булган тат. сүзе, төбендә монг. телләре аша тунг. телләреннән таралган. Аларда (ССТМЯ II: 109, 332) колоңго < холоңго < һолонго < солоңго (с > һ, башк. телендәге шикелле, аларда да бар) «сары ас, коланык; салават күпере» > бур. хологюна, монг. кулгуна «коланык», төп мәгънә «салават күпере» булган, к. тат. солаңгыр . Мәгънәви җәһәттән салават күпере аркасын күтәреп торган озын торыклы сары аска охшатылган (монда, ихтимал, бер мифология бардыр).

Рус. колон, колонок һәм рус диал. солонгой «көзән» тур. Аникин: 288–289, 503. Чаг. ш. ук. Кулунчак.



Предыдущая статья            Следующая статья