Тэтимол 2015

КОЛАК «ухо; слух», күрәсең күч. «ушко (котла); первые парные листья некоторых растений и т.п.» (много значений, к. Рамазанова 2013: 55–62) < гом. кыпч. қулақ < бор. төрки (ДТС: 465) qulγaq, qulqaq, qulxaq id. > чув. хăлха id. ~ як. қулгах id., бор. *қул- «ишетү» фигыленнән бугай. Чаг. мар. колаш, морд. кулемс «ишетү», куля «хәбәр», фин. kuulo, манси. хол «ишетү, ишетү куәсе», һинд-евр. kleu id. һ.б. халыкара тамырга охшый. К. Колакай. Будагов II: 89–90; Räsänen 1969: 298; ЭСТЯ VI: 124–127; Федотов II: 322. Бу авторларның берсе дә безнеңчә аңлатмаган.

Дерив.: колаклы, колаксыз; колакча; колаклан-у (үсемлекләр тур.); к. Колакса, Колакчын.



Предыдущая статья            Следующая статья