Тэтимол 2015

КОЛА I«саврасый; буланый» ~ чув. хăла, мар. Т. (Саваткова: 182) хыла, удм. (Насибуллин: 123) къло, куло, күлö < гом. төрки, иске монг. қула, хәз. монг. хул, бур. хула, хулан id., гом. төрки кулан, яз. монг. хулан, хәз. монг. хул, хулан «колан, Үзәк Азия кыргый аты» (ул һәрвакытта кола төстә була). Шулай итеп, ат төсмере һәм берничә хайванның атамасы уртак төс буенча аталган. К. Кола II, Колан, Солаң. Räsänen 1969: 299; ЭСТЯ VI: 121–122; Федотов II: 320–321.

Атларны бик яхшылап төрен-төргә аерган монг. телендә хула «үзе ачык соры һәм койрыгы-ялы кара» ат.



Предыдущая статья            Следующая статья