Тэтимол 2015

КОЛ «раб; работник» < гом. төрки қул id.; бу сүз тур. фикерләр күп. Л.Н. Гумилев (1974: 28–29) төрки қул сүзен кыт. цзелу – бер кабилә исеме сүзе белән тәңгәлләштерә; ләкин цзелуцзе «иптәш, дус-иш» һәм лу «һунн» сүзләреннән тора; як. кулут (< монг. қулут «коллар») – туйда кәләш аның аркасына басып атка менә торган кеше (к. Нюргун Боотур. Якутск 1975: 429). Кайбер телләрдә кул «солдат; яничәри» (Steuerwald: 562) һәм бу мәгънә иң бор. булса кирәк. Башкортлар XVII–XIX гг. үз җирләренә килеп утырган игенчеләрне қол дип атаганнар, к. Будагов II: 88–89.

Кол һәм кул сүзләрен тәңгәлләштерү фонетик җәһәттән акланмый. ЭСТЯ VI: 120–121. Бор. рус. кулъ «кол» тур. Аникин: 320.

Дерив.: коллы, колсыз; коллык.



Предыдущая статья            Следующая статья