Тэтимол 2015

КОЙТЫ[қŏйтŏ], диал. (ТТДС I: 200, 251, 281; Тумашева 1992: 127) қыйты, кыйты «плохо, неважно» ~ башк. кŏйтŏ id. > чув. кăйттă id. ~ кр.-тат., добр. quytu, quytι «ышык җир; аулак», «җилсез-яңгырсыз һәм бик эссе булмаган тыныч һавалар, әйбәт (!) һава»; ачык далада көтүчеләр һәм терлекләр дә койты (чокыр-чакырлы) җирләргә, балкыларга төшеп ял иткәннәр. Безнең якларда койты җирләр әйбәткә саналмаган. К. ш. ук гаг. куйту,төр. kuytu «күләгәле түбән җир, тирән тарлавык; эчке як» < бор. монг. qojtu > монг. хойту, бур. хойто «арт як; төньяк; түбән; моннан соңгы». Каз., к.-калп. қуйту «тәбәнәк буйлы; ялагай; мут» һ.б. да монг. телләреннән таралган (-ту аффиксы). Сүзнең нигезе – тат. диал. қуйы «яр асты» (еш кына кое белән бутала), үзб. қуйи < бор. төрки (ДТС: 452–453) qojï, qoï, qodï, qozï «түбән; түбәндәге»; к. ш. ук алт., тув. қуй «баз, өңгер». Охшаш сүзләр күп телләрдә бар. К. Куе II.

Дерив.: кыйтылан-у, кыйтыр-у .



Предыдущая статья            Следующая статья