Тэтимол 2015

КОЙРЫК[қŏйрŏқ], диал. (ТТДС II: 182) қŏйŏрық, кŏрек, кууруқ «хвост; охвостье» < гом. кыпч. қуйрық, башк. диал. (БТДҺ: 196) қŏҙрŏқ, кырг., алт., уйг. қуйруқ, чыгт., үзб. диал. қуйруғ, шор., хак. кузуруқ, тув. қудуруқ, як. қутуруқ, бор. төрки (ДТС: 463) quruq, quduruq id., безнеңчә, бор. төрки *куд-, *қуду- «бөтерелү, болгану» сүзеннән (эт, дуңгыз һ.б. хайваннарның хәрәкәтчән койрыгына карап әйтелгән), к. аз. (АДДЛ: 192) гуiрул- «боргалану», бур. годи- (<*қоди-) «болгану, бөтерелү», годируу «боргаланучан (койрык)». Койрыкны «бөтерелчек» дип исемләү төрки-монг. телләрендә (тәүдә «хатыннар телендә») тән әгъзалары атамаларын фигыльләрдән ясау традициясенә бик туры килә (к. Бармак, Колак һ.б.). Бор. қуд-, қуй- (к. Коен ) «бөтерелү» фигыленнән «койрык-бөтерчек» мәгъ. берничә пароним ясала алган, мәс., *қуй-уқ, *қуй-гақ һ.б. (күп кенә сүзләр була ала), шундый паронимнарга коешкан (к.), комыч (к.) сүзләре тоташа. Кŏйрык << куҙуруқ асылда *қур-дуруқ «койрыклык» сүзеннән, бу фаразга хак. диал. хузурға «койрык» ~ бор. монг. qudurγa(n) «коешкан» сүзләре дәлил өсти (чаг. йодрык < йумдурук ~ монг. нидурған). ЭСТЯ VI: 114–117 (бай әдәбият; аңлатма безнеңчә түгел).

Чув. хүрĕ «койрык» < болг. *һуйры < қуйруғ булса кирәк, к. Федотов II: 377 (аңлатма безнекечә).

Иске төрки кудрук > қурдуқ вариантыннан рус. курдюк «куйларның май җыелган арты, көрдек» сүзе килә, к. Аникин: 313, 327. Шуннан – тат. көрдек id. (тик монда кайбер сораулар кала). Чаг. ш. ук котыр-у.

Дерив.: койрыклы, койрыксыз; койрыкчы (кимәдә); койрыклык; койрыклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья