КОЙМЫЛ-У, коймыр-у  (ЗДС: 408–409) «быть весёлым и гордым», койымлаш-у  «кунаклашу, күңел ачу» ← қойымла-у  «шатландыру», (ЗДС: 422) куйму  «шатлык», куймыр-у  «шат булу». Чаг. башк. қуймыр күҙ «шатлыклы коңгырт күз», ком. қуймур «кокетка, күз уйнатучан (кыз)», кырг. қоймолҗу- «майлы күз белән сөеп карау», як. куйбаңнаа-, куймаңнаа- «койрык болгау (эт тур.)». Күрәсең, гом. төрки сүз. Чаг. ш. ук бур. хойболзо- «ярамсаклану». Чаг. Кыйлан-у.   |