Тэтимол 2015

КОЙМАК, миш. кыймак, кимак «оладья, блин» > мар., удм. кульмак, удм. кыймак, чув. (Сергеев 1968: 27, 34) куймак, кыймак, рус. диал. куймак < гом. кыпч., уйг., чыгт. қуймақ ~ монг. хуймаг «коймак», ком., үзб. диал. қуймақ «тәбә», кар. куймақ «мәҗүси кою (утка корбан итеп учакка ашамлык агызу)»; коймак сүзенең киң таралуына аның мәҗүси йолага бәйле булуы сәбәп (коймак < куймакның төп мәгънәсе – йола атамасы). К. Кой-у. ЭСТЯ VI: 113–114 (күп материал китерелә).

Дерив.: коймаклы; коймаклык (он һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья