Тэтимол 2015

КОЙМА, диал. (ЗДС: 334) куйма «забор; ограда» ~ чув. хуме, хумме id., каз. (ҚТДС: 211, 212) куйма, куйым «койма; койма кою өчен ясалган балчык болгатмасы», гом. кыпч., бор. төрки quima «коеп ясалган нәрсә». Удм., мар. (Насибуллин: 121; Исанбаев 1978: 30, 40) кульма «койма» тат. диал. койылма (киртә) сүзеннән. К. Кой-у . Räsänen 1969: 297 (арба-чана көймәсе белән баглый).

Койманың тат. мәгънәсе «такталардан ясалган киртә» Идел-Урал регионында гына һәм бу сүз биредәге төркиләрнең урмансыз яклардан килгәнлегенә дәлил, чөнки кŏйма тәүдә «ике кыса арасына сыек балчык коеп ясалган киртә» булган (койма кою тәгъбире дә шуннан килә). Андый киртә яңгырсыз климатта гына озак тора ала. Күчмәннәр тырышып койма коймыйлар. Ниһаять, койма сүзе тат. теленең чув.-болг. теленә нисбәтән беренчелеген дә күрсәтә: чув. хүмэ < қуйма (һәм хү- < қуй-) татарчадан, фонетик законнар буенча киресенчә була алмый. Чаг. ш. ук удм. диал. кöй «койма». К. Коймак, Кой-у.



Предыдущая статья            Следующая статья