Тэтимол 2015

КОЙКА[қŏйқа] «студень; опалённая кожа головы козла, барана (которая считается деликатесом)» ~ башк. диал. (БТДҺ: 196) қойка «ярлы, фәкыйрь» – күрәсең, пешерелгән тире генә ашап торучы ~ каз. қŏйқа, нуг., каз., кырг., алт., бор. төрки қуйқа, як. куйаха, куньаха «йоны көйдерелгән тире», алт. диал. (тел.) куйуқа «койка; баш тиресе», куйах, қунйах «кыяу, калын тиредән эшләнгән броня». К. ш. ук бор. монг. qujiqa, тунг. куйика id. Элекке заманда тирене махсус алымнар белән кыздырып хәз. пластмассага охшаш хәлгә китергәннәр һәм шуннан калканнар, тулкалар (шлем) һ.б. әйберләр ясаганнар. К. Кыяу. ЭСТЯ VI: 111–112 (куяк матдәсе, күп материал китерелә, ләкин койка һәм кыяу белән чагыштыру юк).



Предыдущая статья            Следующая статья