Тэтимол 2015

КОЗ-У, козы-у (ЗДС: 408) «урвать, сорвать, вырывать». Бүтән төрки телләрдә параллельләрен тапмадык. Бу сүз козгын ~ гом. төрки қузгун сүзен белдерә шикелле: қузғун «(томшыгы белән) эләктереп тартучан (кош)», чаг. баскын, узгын, үткен, чапкын, яткын һ.б.

Шул куз- тамырыннан кузык < козык «өзеп алынган (чикләвек)» сүзе дә килә бугай. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья