Тэтимол 2015

КОЗГЫН[қŏзғŏн], диал. кузгын (Остроумов 1876: 93) «ворон» ~ нуг., каз., к.-калп. қузғын, кырг., к.-балк., госм., чыгт. һ.б. қузғун, алт., тув. қусқун, хак. хусхун «козгын; кара карга» ~ рус., укр. коркун (шуннан ук, ихтимал, коршун, к. Фасмер II: 342) id. < бор. төрки *qorq-γun – бор. төрки qun//kün, γun//gün кушымчасы белән қорқ тәкълиди сүзеннән (чаг. бор. төрки kögerckün «күгәрчен»). Чаг. Коз-у.

Торна һәм карга-козгыннар атамасы тәкълиди сүзләрдән ясалучан (к. Гамкрелидзе, Иванов: 540): бор. һинд. karata, грек. χορος «козгын», лат. corkus «козгын», cornıx «ала карга», ним. Krähe «карга», яп. карасу, мар. курныж, удм. кыринж, фин. korppu, нен. карна, харна, харигэс, бур. хирээ, эвен. кэре һ.б. «козгын». ЭСТЯ VI: 107–108.



Предыдущая статья            Следующая статья