Тэтимол 2015

КОЕ[қŏйŏ] «колодец» ~ башк. қойо id. > удм., мар. куйы, кыйы, чув. хăйă id. Җирле халыкның мәдәни дәрәҗәсенә, яшәү рәвешенә, җир-су, климат шартларына күрә коелар бик төрлечә була: яңгырлы, дымлы якларда өсте бераз капланган чокырча да кое, коры якларда янтыклары ныгытылган тирән чокыр, хәтта мәгарә кебек ясалган корылмалар да кое. Икенче яктан, татар халкы бик төрле төрки кавемнәрдән оешкан. Шул факторлар кое атамаларының төрлелегенә сәбәпче булган, к. диал. (ЗДС: 364, 407, 418, 422, 431, 438) кŏйŏ, кыйы, қодоқ, қозоқ, қотоқ, кутук, куйун, брб., чулым. куйуң «кое; бәке; су улагы» (чаг. рус. колодец «кое», асылда «улак»), башк. (БТДҺ: 196–197) қыйу, қуйу «бәке», қŏдық, қŏзық, қŏтық, себ. (к. ДС I: 90, 94, 110) қŏйŏқ «кое», қŏтŏқ, қŏҙŏк, қŏдŏқ «бәке» ~ кар., кр.-тат. қуйу, қуйув, гом. кыпч., уйг., чыгт., алт. қудуқ, бор. кыпч. қуйуқ, куман., кар., госм. қуну, қуньу, алт. қутуқ, уйг. диал. қоды, чыгт. қоҙы ~ кар. қуйу, қуйув «кое»; удм. телендә қъйгу, кыйғу варианты бар (Кельмаков 1977: 32) < бор. *қуйуңу > себ. (брб.), чулым. куйуң «бәке; кое» ~ монг. худуғ, худағ «кое; даладагы чишмә», бор. монг. xuddux, тунг. худуғ «кое, чишмә». Күрше телләрдә төрки-монголларның үзләрендә сакланмаган вариантлар да очрый: удм. (Кельмаков 1977: 32) қыйгу, венгр. хут «кое». Бор. төрки ядкәрләр оригиналь түгел: (ДТС: 464) quuγ, quduγ «кое». Кое сүзе нуг. қуйы кебек, ләкин к. бор. (ДТС: 440, 463) quduγ ~ qedιγ, qιιγ «яр буе», «кырый»? Чаг. Койты. Gombosz: 144; Räsänen 1969: 297; ЭСТЯ VI: 119–120 (без китермәгән мисаллар бар); Гарипова 1998: 97–98; ДАУ I: 183–189. Төрки мифологиядә кое анасы образы булган, к. Dobr. II: 344. Аңарга дип юлчылар тәңкәләр ташлаганнар. Татарларда чишмәләргә тәңкә, йөзек салу шул далаларда яшәгән ата-бабадан калган (к. Җидегән чишмә җыры).



Предыдущая статья            Следующая статья