КОДА «сват» > удм. диал. кыдо, къдо, кудо, күдо, мар. диал. куда (башкуда «сваха» < тат. башкода «головной сват»), чув. хăта [хŏда] < гом. кыпч., үзб., алт. қуда «кода», тув. куда «кода; туй» < бор. монг. quda «кода; бәя» ~ гом. тунг.-маньч. хода, худа «сату-алу, сәүдә; эш хакы; кәләш хакы» (бу мәгъ. татарча һ.б. кодала-у фигыле мәгъ. чагыла). Бу сүз дуаль кодалашу заманнарында таралган. Кода сүзенең монг. телләреннән алынганлыгын кодагый һәм кодача сүзләре дәлилли: алар монг. сүзьясалыш модельләренчә ясалганнар. Кайбер төрки телләрдә кода сүзе юк яки сирәк очрый (угыз телләре, к.-балк. һ.б.), кодагый һәм кодача аннан да сирәгрәк. Ләкин як. телендә ходоғой бар, ә *ходо < қуда үзе юк, «кода» мәгъ. як. тунер (~ төр. dünür) сүзе кулланыла. К. Будагов II: 40–41; Покровская: 75; Рамазанова 1992: 122–126; Räsänen 1969: 296; ЭСТЯ VI: 102–103; Федотов II: 336. Дерив.: кодалык; кодалаш-у. |