КОБА IIиск., диал. (к. Тумашева 1992: 132) қуба «ворота, столбы ворот», шуннан коба җыры ~ башк. коба йыр – кодаларның кунак булып килгәндә йорт хуҗасына мактау җыры (кода коданың өй-йортларын, капкасын, киемен, затын-нәселен мактаган; бу җыр эпоска охшап киткән); Г. Ибраһимов язганча, башкортларда өйнең киртәсе-коймасы булмаса да, капкасы булырга тиеш булган; күп төрки халыкларда капка һәм капка янындагы ат бәйләү баганалары – поэтизация объекты. К. бор. монг. (Поппе 1938: 299) qobaγı – чыгт. qobuγa «текә утыртылган кәртәлек». К. Кобага. Типик коба җырына мисал (к. Дмитриева 1981: 74): Ат бәйләдем қобағызға, Чаң бәйләдем дуғағызға; Қарап торам исем китеп Алтын уқалы яқағызға... |