Тэтимол 2015

КИЯҮ[кĕйәw], себ. (Дмитриева 1981: 163; ЗДС: 323) көйәү, күйäw «зять; молодой муж», «жених» > удм. диал., мар. диал. (Исанбаев 1978: 9) кийäү < гом. кыпч. кийэw, кийеw, кырг. күйöö, бор. ядкәрләрдә (Боровков 1963: 187; Мухамедова 1973: 129) күйәгү, küägü ~ küzägü < бор. төрки *küräkün, к. аз. күрәкән, төр. диал. köreke, köreken, төркм. диал. (ТДГДС: 117) кöрöк, кööрöк, (Мухамедова) кööрекен һ.б. id., бор. монг. kürikän (бу сүзнең вариантлары төрлечә һәм күп) «кияү», гадәттә (М. Рясянен һ.б.) бор. монг. kür degün, kur degün «кызыма дус энем» сүзеннән дип карала; -r- варианты чув. телендә дә саклана: кĕрү [көрĕw] < *көрөw < *күрәгү. Угыз телләрендә закончалыклы рәвештә гийев, төр. güvegü, güveу. Башк. көҙөй, күҙәй, күдәй ыру атамасы бор. төрки (ДТС: 324) küägü, küdägü «кияү» сүзеннән килүе бик ихтимал. Будагов II: 170; Покровская: 60–63; Räsänen 1969: 306; Федотов I: 283; ЭСТЯ III: 43–45; Рамазанова 1991: 90–91.

Дерив.: кияүле, кияүсез; кияүлә-ү (кияүләп йөрү «ярәшелгән кыз янына килеп йөрү»).



Предыдущая статья            Следующая статья