Тэтимол 2015

КИШТӘ I«полка, стеллаж», (ТТДС I: 250) «наклонный жердь, маяк», (ТТДС II: 198) «балка под потолком», (ЗДС: 318) «наклонный шест, жердь для подвешивания люльки (вместо пружины для покачивания)» и т.п., более широкий спектр значений и более широкое географическое распространение имеет вариант на ә ~ а: тат. диал. (ЗДС: 295, 318), башк. кәштә «полка; полати, настил; матица; покос, полоса» ~ мар. кäштä, кашта «киштә; матча», (Иванов, Тужаров: 79; Саваткова: 52) «озынга сузылган болыт кисәкләре, ш. ук кошлар, җирдә – гөмбәләр төркеме», гомумән – «сузынкы төркем», чув. кашта «киштә, аркылы агач, аркылаш, шикмә», удм. (Насибуллин: 119) кашта «киштә, сәрдек». Гомуми закончалыклар буенча бор. төрки *кэштә сүзеннән, ләкин андый сүз табылмый. Ихтимал, фар. кäштэ «буй-буй, буйлык; чигелгән, тарттырылган» (кашидан «тарту; чигү; сузу») сүзеннәндер. Сүзнең гом. төрки параллельләре юклыгын Рясянен да билгели.

Дерив.: кәштәле ~ киштәле, киштәсез; мар. каштала- «чулпы (тишекле чүмеч) белән сөзеп алу» (кашта «рәшәткә, сөзгеч» сүзе булган); чув. кашталан- «(болытлар) рәт-рәт сузылу»: бәлки тат. сөйләшләрендә дә кәштәлән-ү сүзе бардыр. Бүтән төрки телләрдә бу сүзнең күренмәве дә гаҗәбрәк.Räsänen 1969: 258; Федотов I: 245 (аз гына әйтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья