Тэтимол 2015

КИШМЕК, кәшмек < кимшек, кәмшек «шелуха орехов; плюсна, гнездо орехов», ихтимал, кимешек ~ кәмешек id. иске тат. *кимеш- ~ кәмеш- < уйг. кәмиш-, чыгт. (Боровков 1963: 171; Наджип 1989: 211–212) кäмиш- ~ як. кэбис- «ыргыту, ташлау» сүзеннән ясаладыр. Кишәңке (к.) формасы *кимшәңке (һ.б.ш.) яңгырашыннан ясала ала. Гомумән, ачык түгел.

Дерив.: кишмеклә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья