Тэтимол 2015

КИШЕР «морковь» > мар., удм. кешыр, (ДАУ I: 125) кэшыр, кэчыр, кишыр, кешер < гом. кыпч. кэшир, төркм., чыгт., уйг. кәшир > үзб. кашир id., бор. төрки (ДТС: 303) kešür «редис», иске угыз. (Мухамедова 1973: 123) käšvär ~ төркм. кәәшир һ.б. (күп телләрдә очрый) «кишер» < фар. диал. кэwзäр, кэзwäр ~ фар. гэзэр > гар. җäзäр «кишер». Бор. рус. (Срезневский II: 1211) кичири һәм кезер төрки телләрдән. Кайбер төрки телләрдә кишер сәртәк дип атала, анысы да фарсыча (к. Сәртәк ).



Предыдущая статья            Следующая статья