Тэтимол 2015

КИШӘР «полоса; участок земли» (чаще в форме кишәрлек ) – бу сүзнең ышандырырлык параллеле мар. телендә генә: кäжäр, кäшар «сөрелгән, ләкин чәчеленмәгән җир; урманның аерымланган тоташ өлеше» (Саваткова: 51), к. ш. ук чув. каçалăк «кишәрлек» (Ашмарин VI: 146) – ләкин бу сүз чув. каç- «кичү, үтү» сүзеннән бугай.

Мар. сүзе кäж «көз, кәс» (к. Кәс ) сүзенә мөнәсәбәтле булса кирәк. Гомумән, кишәр сүзенең этимологиясе ачык түгел. Хәлбуки игенчелек термины буларак, бу сүз тарих өчен бик әһәмиятле. Шунлыктан, уйлануга мәгълүмат итеп: як. кäцiгiр (Пекарский I: 1071), кэчэңэр (диал.) «тигез рәт, тезем», кэчигирээ- «тигез рәт булып урнашу», кäчäрä, кäчiрä «бер көс, көстәге үзара тип-тиң балыклар (гадәттә – кәрәкә)» > эвенк. качаргэ id. (ССТМЯ I: 385).



Предыдущая статья            Следующая статья