Тэтимол 2015

КИЧ-Ү, миш., себ. (Тумашева 1992: 100) киц-ү, брб. кәц-ү «переходить; проходить» ~ башк. кис-, кр.-тат. (Dobr.: 68–70, 72–74, 257) geç-, geş-, keç- id., кр.-тат. сүзлегендә 27 мәгъ. күрсәтелә < гом. кыпч. кеч-, кэч- (> нуг., каз., к.-калп. кеш-), уйг. кәч-, угыз. гэч- ~ чув. каç-, бор. төрки (ДТС: 290–291) keč- «(төрле мәгъ.) кичү, үтү» > угыз. гэч-, як. киэс-, киэһ- id. һ.б. Будагов II: 115–116; ЭСТЯ III: 32–33; Федотов I: 237.

Дерив.: кичер-ү, сирәкләп кичтер-ү, кичел-ү, кичеш-ү; нык үзенчәлекле мәгъ. кичек-ү (бу сүз кич-ү һәм кич «ахшам» сүзләренең гомогенлыгын күрсәтә шикелле), кичен-ү (к. аерым матдәләр). К. Кичү.



Предыдущая статья            Следующая статья