Тэтимол 2015

КИЧӘ «вечер, вечерняя встреча людей, званый вечер и т.п.», кит. «ночь» и (через фразему кичәгенәк < кичә генәк) «вчера» ~ башк. кисә id. < уйг., урта төрки кичэ, кичä, куман., кар., уйг., бор. төрки кäчä, ком., к.-балк. гэчэ, төркм. гиҗэ, як. киэсэ ~ киэһэ һ.б. «кич, төн». Бу сүз бор. бер мәдәни үзәктән таралган, шунлыктан аның фонетик һәм мәгънәви эзлексезлеге күзәтелә. Морфологик җәһәттән дә кичә билгеле бер модельгә карамый. Ихтимал, себ. тат. (Тумашева 1992: 100) кичәү «соң» (< кич-ә-гү ) иң тәүге форманы чагылдырадыр (Räsänen 1969: 245). ЭСТЯ III: 40–41. К. Кич-ү.

«Үткән көнне» мәгъ. кичәгенәк (диал. кичәген, кичәwен ) киң таралган (һәм бу вариант дөресрәк тә).



Предыдущая статья            Следующая статья