Тэтимол 2015

КИЧ «вечер; вечером» ~ башк. кис ~ чув. каç, мар. кас’ < кāс’ < болг. *кәҗ id. ~ гом. кыпч. кэч id. ~ угыз гэч, гәәч, гäҗ, уйг. кәч «соң; соңарган» (ЭСТЯ III: 50–52); иске уйг. кич-, кәч- «соңару» мәгъ. булган, шуннан кыпч., алт. кэчик- > тат. кичек-ү фигыле. К. ш. ук бор. төрки кеč «соң, озак», кеč- «соңару, соңга калу» (ДТС: 290–291). К. Кичә, Кичек-ү. Федотов I: 237–238; ЭСТЯ III: 50–52; ЭСТЯ V: 59.

Дерив.: кичен; кичкелек «кичке аш»; кичле; кичлә-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья