Тэтимол 2015

КИТМӘН диал. «кетмень, мотыга» ~ башк. кәтмән id. < гом. кыпч., чыгт. бор. монг. ketmen, ketmān (Будагов II: 173; Поппе 1938: 405; ДТС: 304), уйг. кәтмән >> мар. катман; борынгырак вариант тат. сөйләшләрендә: киртмән, кертмән (Арсланов 1976: 61; Арсланов 1988: 85) ← кирт-ү фигыленнән, к. ш. ук төркм. (Мухамедова 1973: 132) кәәтмен, аз. гәтмән, чув., мар. катмак «китмән» һ.б. Räsänen 1969: 259. К. Кит-ү II.

Дерив.: китмәнлә-ү, китмәнче.



Предыдущая статья            Следующая статья