Тэтимол 2015

КИТӘР-Ү «удалять, устранить» > чув. диал. катер-, кар. кетэр-, ком. гетер-, төркм., төр. гидер- id. Бор. төрки ketär- «китәрү» сүзен гадәттә ket- «китү» сүзенең йөкл. юн. дип карыйлар (к. ДТС: 303), ләкин тат. китәр-ү, нуг. кетер-ү башлыча «чәч, сакал кыру»га карый, шуңа күрә, китәр- < килтәрт (keter- < kelter-) «кыскарту» (к. Кәлтә ) булырга мөмкин. К. Килтә. ЭСТЯ III: 39 (кит-ү сүзеннән дип карый).



Предыдущая статья            Следующая статья