Тэтимол 2015

КИТӘН, диал. кетән, кәтән «сорт холста с основой из фабричной, покупной, а уток из домотканной пряжи» ~ чув. катам id., катан «коленкор» (к. Ашмарин VI: 157) << мар. кäтäн, кэтэн, кытан (Исанбаев 1978 33; Саваткова: 70) «китән» < гом. көнб. кыпч. кэтэн, кар. кетянь, кетэн, кэтэн, ком. гэтэн, куман., кр.-тат., госм. кäтäн, алт., тув. кеден (кäдäн), бор. төрки küdän «мамык тукыма» (Räsänen 1969: 259), иске тат. (Будагов I: 114) кәтүн «мамык тукымадан тегелгән җилән» < гар. кäттāн, фар. кäттāн, кäтан «китән; җитен» ~ санск. kettānā, ассириячә kitinnu һ.б. «җитен; мамык» бик күп телләргә (бөтен дөньяга таралган сүз, к. Абаев I: 595), ахыр чиктә шумер gad «тукыма, киндер» сүзенә кайтып калса кирәк (семит телләре аша таралган). Шул ук тамырдан рус. коттон (тукыма төре, инглизчәдән) һәм хитон «каты җилән» (грекчадан) сүзләре килә. Җитен сүзе дә бор. болг. телендә китен яңгырашыннан (ә бу яңгыраш исә ниндидер Шәрык теленнән) килеп чыккан (к- > й- > җ- болг. теле билгесе) һәм китән сүзе белән тигез. К. Җитен.



Предыдущая статья            Следующая статья