Тэтимол 2015

КИРЧӘК, диал. (Тумашева 1992: 96) кәрчәк, кәрцәк, кәрсәй «правда; правдивость, суть», крш. кярцяк «искренний» < көнб. кыпч. (кар., кр.-тат. һ.б.) кэрчэк id. ~ төркм. гәрчәк, гәрҗәк (к. ЭСТЯ III: 28–30), төр. gerçek «дөрес; дөреслек» < бор. төрки кэрт-чэк id. кэрт «кирт» сүзеннән: дөреслек, тугрылык, ант, шартнамә билгесе итеп нәрсәне дә булса киртеп, билге кую гадәтеннән (чаг. колагыңа киртеп куй, колакка киртү «онытмаска хәтергә алып кую», к. Н. Исәнбәт, Фраз. сүзлек I: 392–393; колак тешләтү шул тарыздын), элекке заманнарда җир киртү – җир белән ант итү булган: «Угыз егетнең үпкәсе кабарды, кылычын чыгарды, җиргә сукты – киртте, әйтте ки: – Җир кеби киртеләем, туфрак кебек суырылаем, кылычыма туралаем, угыма чәнчеләем… бу киртәккә керер булсам, – диде» (Dede Korkut kitabı I, Ankara 1989: 193); к. кырг. һ.б. керт «колак тешләтү»; манси. (Kannisto 1912: 131) керт, kert < куман. кäрти, кар., к.-балк. керти «дөреслек, чынлык», к. ш. ук як. кирдик, кырдьык «чынлык, хакыйкать» ~ бор. төрки (ДТС: 302) kertük, kertü «дөреслек».

Бу сүзнең -t сыз варианты мари телендә сакланган: мар. диал. кир, кир ок, кере, кер ок «чын, чынлык, чыннан ук» (к. Иванов, Тужаров: 81, Саваткова: 56) ~ гаг. кер «хакыйкать», мар. әд. кере «чынлык» ~ тув. керээ «шартнамә», эвенк. гэрэчи «гүаһ» < як. кэрэси, кэрэһи «гүаһлык, таныклык», кэрэсик [кäрäсiк] «гүаһ, танык, шаһит», бор. монг. gerči id. (к. ССТМЯ I: 182). К. ЭСТЯ III: 28–30. К. Кирчегәй.



Предыдущая статья            Следующая статья