Тэтимол 2015

КИРТӘ «ограда; препятствие», кәртә «ограждение, двор; жердь (для ограды)» ~ чув. карта [карда] < мар. карта < кäртä < тат. кәртә < бор. *кэртэ > киртә, к. ш. ук удм. диал. кäртä, коми., манси. һ.б. карта, манси. карда һ.б. «кәртә». К. ш. ук каз. (ҚТДС: 156) керте «кәртә-кура, читән; арба-чана» < тат. киртә < *кэртэ. Хәз. һәм бор. төрки телләрдә юк, шуңа күрә аның этимологиясе бәхәсле. М. Рясянен (Будагов буенча) бу сүзне кирт, кирт-ү сүзләре белән бәйли (Räsänen 1969: 257), чаг. чув. карта «киртә, кәртә», карт- «киртү» ~ төр. kertе «чик; кирт; участок», kert- «киртү, чиген билгеләү». Икенче җәһәттән kert яңгырашындагы сүзләрнең халыкара киң таралуына игътибар итәләр: к. осет. кäрт, чеч. керт «кәртә (ограда, двор)», литв. gardas «лапас», гот. garda «карда, кәртә», морд. гардас «йорт, кәртә-кура», венг. kert «кәртәләнгән урын, бакча» һ.б. (Абаев I: 515, 524, 586; Joki 1973: 270, бик күп мисаллар китерелә), фин. kartano «кәртә-кура» (к. КЭСК: 117–118) һ.б., шул сүзләрнең берсе бор. төрки теленә кереп, фигыль мәгънәсен алган булса, фигыльдән кәрт-ә < кэрт-э > киртә ясала ала. Чаг. ш. ук Киртәк. К. Кәртә. Федотов I: 231–232.

Дерив.: киртәлә-ү, киртәле, киртәсез.



Предыдущая статья            Следующая статья