Тэтимол 2015

КИРПЕЧ, миш. (ДС II: 125) кәрпец, себ. (Тумашева: 96; ЗДС: 319), кәрмец ~ кирмец, кирбиц «кирпич» ~ башк. кирбес (диал. кирбез, кирбеч) id. Чув. кирпĕч, кирпич, мар. кервыч, кермыч, кĕрпыц, удм. (Насибуллин: 125) кърпич, кэрмич id. төрле тат. сөйләшләреннән. Төп тат. варианты бор. төрки (ДТС: 301), төр., төркм. kärpič, kerpič «кирпеч; туңка» сүзенең дәвамы (иң киң таралган фонетик вариантыннан); рус. кирпич татарчадан (э > и). Бүтән вариантлар: үзб. (ЎХШЛ: 142) кәрбич, кәрвич, куман. (Радлов II: 1107) кäрпäц, бор. кыпч. (Räsänen 1969: 256) kärpüč, (Боровков: 180) кäрпäч һ.б. Күп телләрдә һәм вариантларда очравына карамастан, сүзнең чыгышы-ясалышы һаман ачыкланмаган (төрле фаразлар гына бар). Фасмер II: 238; Федотов I: 299.

Кирпеч төрки телләрдән һәм рус теле аша Евразиядәге күп телләргә таралган. Рус. кирпич (кайбер очракларда) «акча функциясендә такта чәй» тур. Аникин: 291. Укр. кирпич «кизәк» мәгъ. генә кулланыла. Каз. кiрпiш рус теленнән алынган бугай (Урта Азия телләрендә «кирпеч» мәгъ. ешрак фар. ғишт сүзе кулланылучан). Чаг. Кәртемәч.

Рясянен, кирпеч сүзе керамик, керамит сүзләре белән баглы бугай, ди. Арытабан шул ук тамырдан чирәп килә.



Предыдущая статья            Следующая статья