Тэтимол 2015

КИРМӘН «крепость» ~ кар. кирмэн, кармен, чув. кермен, карман, мар. кäрмäн > карман «крепость; дворец, чертог» < куман., чыгт. кäрмäн, төр., иске кыпч. кермен, кэрмэн id. < бор. монг. kermen id. (Poucha: 99), иске тат. Ханкирмән – Касыйм (Касимов) шәһәре (чөнки анда XVII г. азагына кадәр татар ханнары токымы яшәгән); рус чыганакларында бу шәһәр Городец дип атала, бу русча атама үзе Кирмән сүзенең тәрҗемәсе булса кирәк. Чаг. мар. Угарман «Яңа Кирмән» – Түбән Новгород, Ошкермен «Ак кирмән» id.

Гомумән, кирмән ~ кәрмән сүзе хәз. төрки телләрдә сирәк очрый һәм аның башлыча Идел-Урал регионында саклануы игътибарга лаек.

Лингвистик әдәбиятта рус. кремль сүзенең *кирмәл < *кирмән (-н > -л бик мөмкин, чаг. каптал < каптан, мал- < ман-, тәбәлдерек < табандырык һ.б.ш.) мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелгән. Рус. этимологлары, Фасмер (II: 224), Дёрфер (Doerfer, 4: 300–302) бу гипотезаны кире кагалар, ләкин кремль сүзенең бүтән этимологияләре дә ышандырырлык түгел. Шуңа күрә, кремль < кэ´ рмэл фаразы үз көчендә кала (өстәвенә рус сүзе Алтын Урда чорында гына теркәлә һәм, гомумән, Алтын Урда монголлары теленнән булса кирәк).

Монг. кэрмэн, кэрэмэн ~ кэрэмэл (?) һичшиксез бор. монг. kerem (хәз. монг. хэрэм) «кирмән дивары; кирмән, ныгытма» сүзе белән (к. Кирәм II ) бәйле, к. иске рус. керемень «кирмән» (Фасмер II: 224); сүзнең тамыры кэр-, кэрэ- «киртәләү, коймалау», чаг. Кәртә, Киртә . К. ССТМЯ I: 482–483. Фар. кермен «кальга» (сирәк кулланыла) монголчадан. Федотов I: 230; Тимергалин: 263–264.



Предыдущая статья            Следующая статья