Тэтимол 2015

КИРӘМӘТ, диал. (Тумашева 1992: 99) кәрәмәт «чудо, чудеса» ~ башк. (БТДҺ: 145) карамат id. < тат. кит. кәрәмәт «шәрәф, (әүлияда булган) абруй, могҗиза; киң күңеллелек» < гар. кäрамäт id. ← крм «юмарт, киң күңелле, игелекле булу» > гом. кыпч. кэрэмэт, үзб. каромат id., ком. карамат, керемет «тылсымлы көч», к.-балк. керамат «оҗмах» һ.б. К. ш. ук исемнәр: Кәрәм, Кәрим, Кәримә, Кирам һ.б.

Бу сүз Идел-Урал регионында үзенчәлекле «изге зат; изге затның могҗизалы, тылсымлы кабере» мәгъ. алган, к. тат. диал. кирәмәт «мәҗүси каберлек», «яланда ялгыз үскән карама агачы – караманың вак яфраклы төре (аны фаҗигале үлем белән үлгән кеше каберенә утыртканнар)» (к. Мөдәррис Ш. Яшел тасма: 17), чув., мар., удм. керемет (> рус. кереметь) «мәҗүси табыну урыны булган агачлык; корбан таләп иткән явыз рух һ.б.ш.»; крш. тат. кирәмәт «үзендә рух яшәгән әйбер» тур. зур әдәбият бар. Софийский: 69–76; Коблов 1910: 457–459; Матвеев 1910; Смирнов 1889: 220–221; Золотарев 1964: 258–260; Владыкин В.Е. Культ керемети у удмуртов // Вопросы советского финно-угроведения. Саранск, 1972: 75–77; Hämälainen A. Das kultische Wachsfeuer der Mordwinen und Тscheremissen // JSFou XLVIII. Helsinki 1936–37: 1–158 һ.б.; Ахметьянов 1981: 31–33; Федотов I: 297.

Дерив.: кирәмәтле; кирәмәтлек.



Предыдущая статья            Следующая статья