Тэтимол 2015

КИРӘГӘ «обрешётка, каркас юрты, сетка из палок (унин)» < гом. кыпч. кэрэгэ, кэрэгэй id., күч. «зигзаг», чыгт., сарт., алт. кэрэгэ, кäрäгä, уйг., бор. төрки (МК) keräkü, käräku id. к. ш. ук төр. kerake (фар. теле аша булса кирәк) «кирәгә», төрле аз., төр. сөйләшләрендә «балаган, балчык өй» ← гом. төрки кэр- тат. диал. (Тумашева 1992: 96) кәр- «киерү» сүзеннән бугай. К. ш. ук бур. хэрэ «чатлаштыру». Чаг. Кизәгә, Кирге.

Кирәгә тур. күп язылган, ләкин төгәл генә этимологиясе юк.

ДТС: 300–301; Будагов II: 121; Räsänen 1969: 255; ЭСТЯ III: 24–25 (төркм. гереге «кирәгә» тур.).

Дерив.: кирәгәле, кирәгәсез; кирәгәлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья