Тэтимол 2015

КИРӘБӘЙ, кирбәй диал., кируба кит. («Мөхәммәдия»дә) «самое сильное и большое из созданий Бога, ангел, который может охватить всю землю, покрыть крыльями все небо» – рус. херувим «иң көчле фәрештә» белән бер. Гомумән яһүди теленнән таралган.

Элек бездә Кирәбәй дигән кеше исеме таралган булган һәм аны руслар да балаларына кушканнар, к. Лермонтов поэмасында Кирибеевич.

Дерив.: кирбәйлән-ү (кирбәйләнеп утыру) «бөтен сәкене тутырып (итәкләрен җәеп) утыру», ш. ук (ЗДС: 313) кирбәй-ү «бик шәпле кыяфәттә утыру, басып тору».



Предыдущая статья            Следующая статья