Тэтимол 2015

КИР I«мухортый; игреневый, саврасый» < гом. төрки кэр id. (төр., тув. кыр, як. кэрэ, кäрä «бурыл, чаптар», кэрэмэс «күгелҗем»). Еш кына (хәтта филологлар да) җырларда очрый торган (Салават батыр ир иде, Менгән аты кир иде…) кир сүзен кире дип аңлыйлар. Хәлбуки кир төрки телләрдә киң таралган «аксыл туры» мәгънәсендәге сүз һәм аның бик кызыклы тарихы бар.

Бор. төрки кээр (~ фар. кәһәр), монг. кэгэр «кир» төптә «мамонт, фил (сөяге)» һәм, гомумән, «әзмәвер, гигант» дигән сүз булган. Кир – «мамонт төсендәге» дигән сүз. Бор. Урта Идел төрки телләрендәге кәр «кир» сүзеннән рус. карий «коңгырт» сүзе килеп чыккан (Добродомов И.Г. Карий // Русский язык в школе, № 4, 1970). Төрки (бигрәк тә Себер төркиләрендә) мифологиядә кәр кош «гигант кош (рух кошы, сәмруг, ганка)», кәр йылан «гигант елан» кәр балык «кит» һ.б. (Новиков 1999).

Кир < кэһэр сүзен һинд-ир. телләрендәге кәәрк «кәркәдән, мөгезборын» сүзеннән килеп чыккан дип уйлыйлар. Кәркәдән, кәркәдан сүзе үзе бор. ир. кәркән дан «су сыеры» дигәннән яисә khadga denu «күлдәге тана» сүзеннән килә (к. Räsänen 1969: 256). Чаг. үзб. диал., уйг. кәрк «кәркәдән». Себ. татарларында киртеш дип Себердә еш табылган мамонт сөяген атыйлар һәм бу сүз, әлбәттә, кир теше дигәннән.

Кир сүзен эвенк. < яз. монг. karemun «тиен» белән дә бәйлиләр (ССТМЯ I: 454; Аникин: 283–284). К. ш. ук ЭСТЯ V: 64–65 (материалы ярлы, әдәбият күрсәтелә). Безнеңчә, бу – шикле.

Кәркәдән не мамонт белән бутауның (алмаштыруның) тарихи нигезе бар: һәр ике хайванның сөяге (берсенең азавы, икенчесенең борын өстенә үсә торган мөгезе) сәүдә әйбере булган. Кәркәдәнне үз күзләре белән күрмәгән Себер халыклары кыйммәтле дару итеп сатылган кәркәдән сөяген үзенчәлекле мамонт сөяге дип уйлаганнар, ә кәркәдән турыдагы сөйләкләрне мамонтка нисбәт иткәннәр.



Предыдущая статья            Следующая статья