Тэтимол 2015

КИПРӘН, диал. киперән, кәпрән (Троянский; Будагов II: 172; ТТДС I: 247; Тумашева 1992: 95, 99), себ. кибрән «наволочка; оболочка; нижнее покрытие одежды» ~ башк. кәпрән, кәперән, нуг., каз., к.-калп. кепирән «мендәр тышы; мендәр; ястык, түшәк» < *кепирäң > * кепирäй > тат. кәбәрә (Ф. Бурнаш), кәбәре, кәвәрә «тупас форма; үзеннән нәрсәдер ясау өчен камыр әвәләмәсе; уклау, үзеннән нәрсәдер ясау өчен агач кисәге һ.б.» (ДС III: 97; ТТДС I: 266) ~ үзб. (ЎХШЛ: 138) кәвәрә «гәүдә», төркм. кöвере «әле яндырылмаган чүлмәк; чүлмәк яндыру миче», аз. гавара «буй-сын, тышкы кыяфәт, форма» ← (кырг.) кебер «кабарынкы, күпкән», алт. (Баскаков 1972: 221) кебер «сын, рәсем, минәз», кеберы, кеберли, кеберлү, кепти «төсле, кебек». К. ш. ук кырг. кебете, кеберте «форма, кыяфәт, төс», башк. (БТДҺ: 141) киберһеҙ «шыксыз; тыңлаусыз; ямьсез; кыяфәтсез (чәрексез, түземсез)», кибәҙә «озын чиләк, гөбе», «фанер (тышлык такта), кызау, тартма» < *кибәрә һ.б. һичшиксез кип тамырыннан, к. ш. ук Кипен II.

Кибәрә ~ кәбәрә нигезе хәз. төрки телләрдә сирәк очрый, ләкин иске телләрдә ул еш кулланылган. Рус телендәге кúвер «парлак, биек баш киеме, төрек солдатларының каурыйлы биек бүреге», коврига, каравай < каварай (~ кәвәрә «камыр әвәләмәсе», к. Кәвәрә ) сүзләре төрки телләрдән булырга тиеш (бу сүзләрнең слав. яисә һинд-евр. телләрендә канәгатьләндерерлек этимологиясе юк).



Предыдущая статья            Следующая статья